Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Ана күңеле"

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

28 ноябрь көнне никахлашу Сараеның төп залында, аналар Көненә багышланган, бәйрәм чарасы узды.

"Ана күңеле" бәйгесе дипломантлары җылы котлауларны һәм теләкләрне Түбән Кама муниципаль районы  ГХАТ Идарәсе  җитәкчесе Бэлла Махотина һәм мәдәният Идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбарәкшинадан кабул иттеләр. Бәйрәм кунаклары призерларның иҗади номерларын күрә алдылар.

Чараның төп бизәге булып, Шаяхметов Рамил һәм Айгөл гаиләләрендә туган малайга исем кушу тантанасы булды. ГХАТ Идарәсе белгечләре Камилнең туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын бәхетле ата-анага тапшырдылар.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International