"Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар" дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 27 ноябрь көнне Балтач район мәдәният үзәгендә "Әниләр көне" уңаеннан "Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды. 
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар өчен иң элек район социаль яклау бүлеге һәм район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану берләшмәсе кызлары ярдәмендә әзерләнгән чәй табыны артында кунак булдылар. Әлеге бәйрәм районыбызның күркәм традицияләрен дәвам итте: сәхнә түренә "Ана даны" медаленә лаек булучы әни, 50-55-60ел бергә парлы гомер иткән күркәм гаиләләр-Салавыч авыл җирлегеннән Тәбрис һәм Өммегөлсем Сәйфелганиевлар, Норма авыл җирлегеннән Рашат һәм Дания Камалетдиновлар,  Югары Субаш авыл җирлегеннән Габдрауф һәм Фәүзия Нәкыйповлар, Тәлгат һәм Мәймүнә Корбангалиевлар,  "Ана (гаилә) капиталы" сертификатына ия булучы икенче һәм аннан соңгы балаларына гомер бүләк итүче яшь әниләр күтәрелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин зал тутырып килгән кадерле әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерде һәм районыбыз үсешенә керткән хезмәтләре, матур гамәлләре өчен рәхмәтләрен ирештерде. Бу күркәм бәйрәм мәҗлесе район мәдәният үзәге һәм авыл клублары челтәре хезмәткәрләре, район балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән мәгънәле, матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Ә менә Норма авылында 60 ел бергә гомер итүче Мөхәрләм һәм Флера Исхаковлар гаиләсен Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов һәм аның урынбасары  Алсу Зыятдинова бу көнне өйләренә барып котладылар, истәлекле буләкләр биреп, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International