Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бик күркәм бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан оештырылды. Бөгелмәдә тагын 8 гаилә дәүләт ярдәме хокукына ия булды. Тантана барышында үзләренең нарасыйлары белән килгән гаиләләр сертификат алды. Котлаулардан тыш гаиләләргә ана капиталын нинди юнәлештә, ничек һәм кайчан кулланып булуы турында да сөйләделәр. Чара гомуми фотога төшү белән тәмамланды.