Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2017 елның 10 нчы игезәге тууы рәсмиләштерелде. Михаил белән Юлия Юдиннар гиләсендә чып-чын могҗиза булды – аларның ике кызлары дөньяга туды. Нарасыйларына Ева һәм Есения дип исем бирделәр. Беренче булып 3060 гр авырлыкта, 52 см озынлыкта Ева аваз салды. Аның артыннан 3175 гр авырлык 54 см озынлык белән Есения дә туды. Гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине игезәкләр туу белән ахластан котлады һәм балаларның иң беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшырды.