Әниләр бәйрәменә багышланган балалар рәсеме һәм фотографияләре конкурсына йомгак ясалды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан, аналар бәйрәме алдыннан ГХАТ Идарәсендә балалар рәсемнәре конкурсы "Син - гаилә учагын саклаучы, гаилә һәм йорт җылысы" һәм "Ә әнинең күзләре һәрвакыт дулкынланып безнең якка карый" дип исемләнгән фотографияләр бәйгесе  үткәрелде. Бәйгеләр төрле яшьтәге балалар арасыннда зур кызыксыну уятты, үзләренең иҗади эшләрен 129 бала тәкъдим итте. Балалар бакчалары, яшүсмерләр иҗаты үзәге сабыйлары, 1 нче балалар сәнгате мәктәбе, 2-нче лицей, №15, 21 мәктәп, Миннебай, Урман-Кәләй, Урсала мәктәпләре укучылары катнашты.

 Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә кунаклар Никахлашу сараенда районыбызның яшь талантларның иҗатлары бәяли алдылар. Җиңүче балалар үзләренең бәхетле әниләре белән бәйрәмдә катнаштылар. Аларны тәбрик итәбез!

Бәйгеләрдә катнашучыларга һәм  җиңүчеләребезгә  без рәхмәтлебез,  алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International