Баулы районы Николашкино авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсе бар яклап та үрнәк гаилә булып тора. Ул авылдашлары арасында ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, тырышлыгы белән билгеле. Семен Никифорович һәм Валентина Степановна лаеклы хезмәт юлын узганнар, яхшы балалар тәрбияләгәннәр.
Илебездә бар халык Әниләр көнен бәйрәм иткән көннәрдә Никифоровлар гаиләсе "бриллиант" туйларын билгеләп үтте. Гаилә тормышларының 60 яшьлеге белән юбилярларны балалары, туганнары, якыннары һәм Новозареченск авыл җирлеге Башлыгы котладылар .