Спас районында яшәүче тугыз бала әнисе Наталья Лихачева “Нечкәбил” матурлык, әниләр һәм гаилә республика конкурсының финалына чыкты. Ул “Гаилә һөнәрләре территориясе” номинациясендә җиңүче булды.
Конкурсның финал өлеше башланыр алдыннан Наталья үз фикерләре белән уртаклашты һәм бәйгегә әзерләнгән вакытта балаларының аны ничек гаҗәпләндерүе турында сөйләде.
Эш шунда ки, Сергей белән Наталья Лихачевлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары кайсы-кая таралышкач, караучысыз калган биш сабыйны үз гаиләләренә сыендырганнар.
– Алар без тудырган балалар булмасалар да, безнең йөрәктә шундый ук урын алып торалар... Баланың бер елмаюы үзе бер бәхет. Беренче адымнарын ясагач, бәхет икеләтә арта. Бу сабыйлар безнең йортка нур һәм ямь өсти. Алар белән бергә биибез, җырлыйбыз, бик күңелле яшибез. Спорт белән шөгыльләнәбез, кышларын организмны чыныктырабыз. Әгәр ышанмыйсыз икән, кунакка чакырабыз. Килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез, – дип язалар үзләре турында Лихачевлар.
– Наталья, гаиләгез конкурска ничек әзерләнде, финалга нинди кәеф белән чыктыгыз?
– Күтәренке күңел белән, тырышып әзерләндек, балалар да шат булды! Финалга чыгу – ул үзе бер җиңү. Балаларга исә иң мөһиме – конкурста катнашу, дип әйтеп тордык. Опека органнары конкурска чакыргач, берсүзсез катнашырга ризалык бирдек. Дөрес, беркадәр дулкынландык, үз гаиләбез турында яздык, фильм төшердек. Бу чарага бөтен күңелне биреп әзерләндек. Сайлап алу турын узуыбыз турында белгәч, бик сөендек. Әлбәттә инде, районда яшәүчеләр дә безнең өчен шатландылар. Балаларыбыз инша язганда без үзебез өчен бик мөһим нәрсәләр турында белә алдык. Мәсәлән, мин – иң бәхетле, ягымлы, кешелекле әни, безнең әтиебез – иң яхшы дус һәм иптәш икән. Моны балалар шулай язган. Ничек сөенмисең!
– Сезне ни өчен нәкъ менә “Гаилә һөнәрләре территориясе” номинациясендә билгеләп үттеләр?
– Безнең гаиләдәге балалар бик талантлы, алар рәсем ясарга ярата. Күбрәк борынгы Болгар күренешләрен ясыйлар, ясаган рәсемнәрен тәлинкәләргә төшерәләр. Без кулыгыздан килә, булдырасыз, боларның барысы да киләчәк тормышта кирәк булачак, дип, аларда үз көчләренә ышаныч уятырга тырышабыз. Мондый сувенирларны туристларга да сатарга була. Без балаларны тормышта үз урыннарын табарга өйрәтәбез. Үзләре белгән һәм өйрәнгән һөнәрне киләчәктә балаларына өйрәтсеннәр иде, дип телибез. Беләсезме, алар инде үзләренең киләчәге турында уйлана, гаиләләрен зур һәм бәхетле итеп күрергә телиләр.
– Конкурста катнашу сезнең гаиләгә нәрсә бирде?
– Балаларга бу дөньяның гүзәллеген ачып бирү мөмкинлеген бирде. Димәк, бернидән курыкмаска, үзеңне һәрьяклап сынап карарга һәм барысын да булдырырга өйрәнергә кирәк. Бу бик әйбәт проект, балаларны, аларның әти-әниләрен, дусларын һәм таныш-белешләрен бер командага туплый торган мондый чараларны күбрәк оештырырга кирәк. Конкурста күбрәк тулы гаиләләр катнашсын иде. Тәрбиягә бала алудан да курыкмасыннар, чөнки алар үз гаиләбездә туган балалардан бер җире белән дә аерылмый. Безнең гаиләне күреп, зур, күп балалы бердәм гаилә булып яшәргә теләүчеләр тагын да артсын иде. Әлбәттә инде, гаиләбезгә конкурсның финалында район халкы көч биреп торыр, дип ышанам.
Түбән Кама округыннан (Спас муниципаль районы да керә) РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган Айрат Хәйруллин “Нечкәбил” конкурсының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:
– Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич булышлыгы белән инде 12 ел рәттән уздырыла торган бу конкурста катнашучылар саны арта бара. Конкурсның тагын да күбрәк гаиләләрне җәлеп итүе күп нәрсә турында сөйли. Хатын-кыз ире һәм балалары янында аеруча гүзәлләнә, аларда әниләрдә була торган барлык асыл сыйфатлар чагыла. Лихачевлар гаиләсенә җиңү телибез! Без аларга көч биреп торырбыз. Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләрен кадерләп саклаучы бу гаиләдән башкалар да үрнәк алсыннар иде.