2014 елның 18 мартында Мәскәүдә РФ составына ике яңа субъект - Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре керү турындагы килешүгә кул куелды,шулай ук Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, 2021 елның 19 мартында Чистай Никахлашу сарае 14 яше тулган Россиянең махсус кунаклары-яшь гражданнары, шулай ук аларның әти – әниләре өчен ишекләрен ачты.
2021 елның 19 мартында Күпмилләтле Россия Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә.
Бүген Кырымның Россия белән кушылуы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 4 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.
2021 елның 18 мартында Казанбаш авылында яшәүче Габделфәрт Нурияздан улы һәм Люция Вәли кызы Шакирҗановлар 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
18 март көнне Валентина Владимировна һәм Рәис Харис улы Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте. Менә 50 ел инде алар тормыш юлы буенча бергә атлый.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
2021 елның 7 апреленә кадәр Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына «Россия яшьләре» АИСына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс физик затлар өчен дә, Россиянең югары уку йортлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.
2021 нче елның 17 мартында Эзмә авылы мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары укытучылары Хадеева Гөлфия Хашим кызы һәм Зиһаншина Нәфисә Солтанәхмәт кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә экскурсиядә булдылар.
2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлев Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы «бриллиант» туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Мамадыш районында ГХАТ бүлеге тарафыннан тәкъдим ителеп, район хакимияте белән хупланган өстәмә ярдәм чаралары тапшырыла башлады. Әлеге ярдәмнең беренчесенә Дүсмәт авылыннан Васильевлар гаиләсе ия булды. Аларга туу турында таныклык белән беррәттән биш мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлбәттә, Алексей белән Рузинә өчен бу көтелмәгән зур сөенеч булды.