2014 елның 18 мартында Мәскәүдә РФ составына ике яңа субъект - Кырым Республикасы һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәре керү турындагы килешүгә кул куелды,шулай ук Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, 2021 елның 19 мартында Чистай Никахлашу сарае 14 яше тулган Россиянең махсус кунаклары-яшь гражданнары, шулай ук аларның әти – әниләре өчен ишекләрен ачты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Онытылмас, тантаналы шартларда 7 бала үзенең төп документын – Россия гражданины паспорты алды. Алар паспортның килеп чыгу тарихы һәм ГХАТ бүлеге турында бик күп яңалыклар белделәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Динара Наил кызы Җәләлова илебезнең яшь гражданнарына теләкләрен җиткерделәр- Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе, Россия миграция мәсьәләләре буенча Чистай районы бүлеге башлыгы, полиция майоры Илнур Хәлил улы Нуриәхмәтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Мансур улы Хәсәнов, Татарстан Республикасы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай филиалы 1 категорияле белгече Ольга Павловна Маусова катнашты.