2021 елның 19 мартында Күпмилләтле Россия Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне өстәлләр корып, гаиләң белән төрле тәм- томнар әзерләү бик мөһим .
Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы халык гореф - гадәтләренә хөрмәт белән карый, шуңа күрә без яшь парлар өчен күңелле сюрприз әзерләдек. Бу бәйрәмгә туры килгән яшь парларны дулкынландыргыч фотозона, көнчыгыш тәм-томнары һәм"Бәхет кошы"тәгәрмәчендә уңыш сынап карау мөмкинлеге көтә иде.
Безнең яңа өйләнешүчеләр канәгать калганнар дип, ә Нәүрүз аларның гаилә бәйрәменә әверелеренә ышанып калабыз.