Бүген Кырымның Россия белән кушылуы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 4 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Хамидуллин Ринат Газизулла улы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.