Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
Менә безнең чираттагы көн геройлары: Шарапов Нияз Дилшат улы һәм Зөһрә Мөхәммәт кызы. Хәзер гаиләдә дүрт бала! Олы балалары Зәйнәп, Нәзирә, Зөфәр сабыйны түземсезлек белән көтәләр. Яңа туган кызны Аиша, «тормыш», «тулы тормыш»дип атадылар.
Яңа туган сабыйның әтисенә документлар һәм бүләкләр тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләделәр.