2021 елның 18 мартында Казанбаш авылында яшәүче Габделфәрт Нурияздан улы һәм Люция Вәли кызы Шакирҗановлар 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Габделфәрт Нурияздан улы һәм Люция Вәли кызы ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүртенче буын үсеп килә-2 оныкчыклары. Гаилә әгъзалары өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә үрнәк булып торалар алар.
Юбилярларны котларга район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш. һәм Үрнәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нәҗмиев И. Р. килгән иде. Котлап, аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау хатын, ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.