ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 14 октябрендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Лукьяновлар һәм Сафиуллинар гаиләләренә тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды. Наталья һәм Алексей Лукьяновларның сигезенче балалары – Светлана, Елена һәм Айзат Сафиуллинарның икенче балалары –Нели туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.

Мәскәү каласында иҗат итүче Овечкиннар гаиләсе беренче балаларының туу турында таныклыгын тантаналы рәвештә алу өчен Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсенә килде.

        Бу гаиләдә зур вакыйга – дөньяга ямь өстенә ямь өстәп уллары туды.  Мондый кабатланмас вакыйганы үзең аша үткәрү гаилэ өчен генә түгел, ә жәмгыять, милләт өчен дә иң зур бүләкләрнең берсе.

 Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында  җитәкләгән Дания Минһаҗ кызы 17 октябрьда үзенең 67-нче туган көнен билгеләп үтте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, Дания апаны чын күңелдән тәбрикләп кайттылар.

Дания Мөхәммәтшина әле дә шундый ук мөлаем, ачык, киң күңелле  әңгәмәдәш. Үзенең эшен бик яратып сагынып искә ала. Бүген ул 6 оныгына үрнәк әби, 3 баласына алыштыргысыз әни һәм тормыш иптәше Фатыйх абыйга яраткан хәләл җефет.

          2013 елның 16нчы  октяберенда Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Евгений һәм Людмила Галановларның беренче балаларын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Евгений һәм Людмила кызларына сирәк һәм бик күркәм Ариадна исемен сайлаганнар.

          ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, бәхетле ата-ананы зур сөенечләре белән тәбрикләп , изге теләкләрен җиткерде
        Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатыннан 2013 ел  Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 октябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

13 нче октябрь көненде Миннебаева Зөбәйдә Шакир кызына 90 яшь тулды.Аны шушы олуг юбилее белән котларга районнан Тәтеш районы башлыгы урынбасары И.Р.Фаткуллин, ветераннар Советы председателе Г.П.Королев һәм Сөендек авылы җирлеге башлыгы И.Ф.Фазлеева килгәннәр иде. Шулай ук укучы балалар үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән юбилярны котлардылар.


15
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 13 октябрендә Баулы шәһәрендә яшәүче Шарапова Зәйтүнә Камали кызына  95 яшь тулды.  Район җитәкчеләре  аны шушы зур юбилее белән котладылар һәм Россия Президенты В.В.Путинның   котлау хатын тапшырдылар.

       Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бер- берсен яратып, хөрмәт итеп 50 ел бергэ яшәп алтын туйларына килеп җиткән Альберт Фәсхетдин улы һәм Сәгыйрә Гыйльфан кызы Ярхамовлар, Әгъзәметдин Әбраретдин улы һәм Наҗия Фәттах кызы Сәйфетдиновларны тәбрикләү тантатнасы булып узды.

Бәйрәм барышында юбилярларның гаилә һәм тормыш юлларының һәр мизгеле искә алынды.

  Тантанада катнашкан  район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин уз чыгышында юбилярларга карата булган тирән ихтирамын, тәбрикләү сүзләрен җиткереп  рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды.

 


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

       Безнең Яр Чаллы шәһәрә яшьләре  узләренең талантлары  һәм узенчәлекләре белән аерылын торалар. 11 нче октябрь көнне язылышкан   парлар арысанда  (Владимир һәм  Резеда Маланчевлар)  Шотландия иле милли киемендә килгән кунаклар барыбыз өченде күңелле күренеш булды. Ә костюмнарны кияүнең әнисе Надежда Ивановна үзе теккән.

Хәзерге көндә перинаталь үзәк булып саналган, бүгенге көнгә ярашлы җиһас кертелгән Түбән Кама муниципаль районы балалар тудыру йорты, шәһәребезнең хатын-кызларын гына түгел, якын-тирә районнарның гүзәл затларын да яңартылган бинасында кабул итә башлады.

Перинаталь үзәкнең баш табибы Р.Галеев һәм УЗАГС мөдире Б.И.Махотинаның бердәм эшләре нәтиҗәсендә тудыру йортында баланың тууы турында таныклыкны алу өчен, кирәк документлар җыю һәм таныклыкны нәнинең әти-әнисенә тапшыру өчен барлык мөмкинлеләр тудырылды. Бүгенге көндә , әти-әниләрнең теләгенә нигезләнеп, исем кушу тантанасы тудыру йортында үткәрелергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International