ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 21 февраль көнендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районында 14 яше тулган 26 яшьүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. 
      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы, инде матур традициягә әверелеп, шәһәребездә соңгы өч ел дәвамында үткәрелә торган, “Солдатка - әни пирогы”  акциясендә катнашты.
Илле ел бергә гомер иткән Касыйм Вәлиулла улы һәм Флера Гани кызы Абдуллиннар гаиләсе күпсанлы котлаулар кабул итте, үзләре адресына иң җылы сүзләрне тыңлады ул көнне.
24 нче февральдә Апас районы башкарма комитетының кече залында авыл җирлекләре секретарьлары белән  эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары  Г.Т.Мәүлетова катнашты.
        Апаста 43 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре үзәк мәдәният йортына район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашуга килде.

        Элки муниципаль районы  21 февраль конне  узенен 29 сессия район советы утырышын уздырды.   Район башлыгы 2013 ел эше хэм 2014 елга куелган мэсэлэлэр каралды. Сессиядэ авыл хужалыгы министры Марат Гата улы  Ахметов, хакемиэт Советы депутатлары А.Н.Хайруллин, В.Н.Липужина, Ф.В.Валеев катнашты. 


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
      2014 нче елның 24 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге  Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды.
          2014 елның 21 февралендә Бөгелмә шәһәрендә Пенсия Фонды идарәсенең 2013 елның эш нәтиҗәләренә йомгаклау киңәшмәсе узды. Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.А.Гайфуллина, Пенсия Фонды бүлекчәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова белән белгеч Э.Р.Манасыпова катнаштылар.
    Әтнә муниципаль районы Күлле-Киме авылында 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, һәр елда уздырыла торган кышкы Сабантуй үтте. 
Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гелметдинов Мәсгүт Хәләфетдин улы  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International