2014 елның 21 февралендә Буа районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә “алтын” юбилейны теркәү һәм Россияның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды.

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Илле ел бергә гомер иткән Касыйм Вәлиулла улы һәм Флера Гани кызы Абдуллиннар гаиләсе күпсанлы котлаулар кабул итте, үзләре адресына иң җылы сүзләрне тыңлады ул көнне. Район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова:

- Каршыбызда утырган бу ике кеше барыбызга да үрнәк булырдай, хөрмәтле гаилә, - дип, муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова, исемнәре районның Мактау китабына язылган Абдуллиннарны  ун  елдан соң никахларын яңартырга чакырды һәм юбилярларга истәлекле таныклык тапшырды. Болай зурлауга иһлас шатланган юбилярлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.

   18 яшь буалылар өчен дә бу очрашу тантаналы һәм истәлекле көн булды. Федераль – миграция идарәсенең Буа район бүлеге җитәкчесе Айрат Шакуров һәм яшьләр, туризм, спорт бүлеге җитәкчесенең урынбасары Гөлия Козырева тапшырган паспортларны алар зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.

   Паспортлар тапшыру церемониясе Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тәмамланды. Хәкимова, исемнәре районның Мактау китабына язылган Абдуллиннарны  ун  елдан соң никахларын яңартырга чакырды һәм юбилярларга истәлекле таныклык тапшырды. Болай зурлауга иһлас шатланган юбилярлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.

   18 яшь буалылар өчен дә бу очрашу тантаналы һәм истәлекле көн булды. Федераль – миграция идарәсенең Буа район бүлеге җитәкчесе Айрат Шакуров һәм яшьләр, туризм, спорт бүлеге җитәкчесенең урынбасары Гөлия Козырева тапшырган паспортларны алар зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.

   Паспортлар тапшыру церемониясе Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International