Ветераннар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре үзәк мәдәният йортына Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашуга килде

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

        Апаста 43 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре үзәк мәдәният йортына район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашуга килде. Сәхнәдән агылган җыр-моң, биюләр, гармун моңнары барысы да утлы еллар хәтирәсен, солдат чорын хәтерләтте. Район башлыгы хатын-кызларның иңнәренә ак шәл япты, ир-атларның башларына кәләпүш кигезде. Чакырылган кунакларның барысына да ләлә бәйләмнәре бүләк ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International