Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Солдатка – әни пирогы” акциясендә канташты

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы, инде матур традициягә әверелеп, шәһәребездә соңгы өч ел дәвамында үткәрелә торган, “Солдатка - әни пирогы”  акциясендә катнашты. Әлеге, 23 февраль–Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада теләге булган барлык шәһәрдәшләребез дә катнаша алды.  Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина 5561 нче номерлы хәрби частьтә хезмәт итүче солдатларга күпереп пешкән, берсеннән берсе татлы пироглар, тәм-томнар тапшырды. 

      “Солдатка - әни пирогы” акциясе Түбән Кама хатын-кызлары Советы һәм Солдат әниләре Комитеты тарафыннан, өйләреннән  читтә хезмәт итүче солдатларга, өй күчтәнәчләреннән авыз иттерү максатыннан, оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International