Бөгелмә шәһәрендә ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
         2014 елның 21 февралендә Бөгелмә шәһәрендә Пенсия Фонды идарәсенең 2013 елның эш нәтиҗәләренә йомгаклау киңәшмәсе узды. Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.А.Гайфуллина, Пенсия Фонды бүлекчәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова белән белгеч Э.Р.Манасыпова катнаштылар.
         Шушында ук Шакировлар, Тарасовлар, Трофимовлар, Шакировлар һәм Камаевлар гаиләләренә тантаналы төстә ана капиталы алуга сертификатлар һәм ГХАТ бүлегеннән истәлекле бүләкләр  тапшырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International