ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

27 нче февральда  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләр бүлеге РФ һәм ТР символлары турында видеоролик тәкъдим итте.  

Очрашуга Саба районы гражданлык хәле актралын теркәу булеге хезмәткәрләре килде. Алар узләренең нинди эшләр башкарганнары турында сөйләп уздылар. Никахны теркәу тәртибе,  йолалары, 14 февраль-гашыйклар бәйрәмен уздыру,  балалар туу саны, аларга нинди матур исем кушуы, фамилия алыштыру тәртибе иң кызыксындырганнары булды. Закон нигезенәтаянып, ГХАТ булеге начальнигы Алсу Шайхутдинова, улу актларын теркәу тәртибендә аңлатып узды. Очрашудан барсы да бик канәгатъ калдылар.

14 яше тулган укучыларга мөһим документ - паспортны район башлыгы Александр Шадриков мәдәният йортында уздырылган бәйрәм тантанасында тапшырды. Яшь гражданнар өчен Ватанны саклаучылар көнендә паспорт алу аеруча дулкынландыргыч мизгел булды.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
      «Пылай, любовь, в сердцах влюбленных солнцем»… Әлеге исем астында һөнәри “ЗАГС” журналында (2014 ел, 2нче сан), Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләренең эш тәҗрибәсе буларак, күләмле язма дөнья күрде. Ул  - Түбән Кама шәһәрендә инде ике ел рәттән үткәрелгән Туй сезонын ачылу тантанасы бәйрәменең сценарие.
      2014 елның 25 нче февраленда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшлекле киңәшмә узды.

Мәхәббәт, гаилә бу сүзләр үз эченә күпме бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрне ала. Балаларсыз тулы гаилә бәхетен күз алдына да китереп булмый. 2014 нче елның 26 февралендә Алесандр Бистәсе авыл җирлегендә “Гаиләгезнең дәвамчылары” дип аталган бала тууны теркәү тантанасы узды. Бәйрәмгә Чуприковлар гаиләсе уллары Василий туу уңаеннан чакырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Варганова Л.Г. бәхетле әти-әниләрне уллары туу белән котлап истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәмне үзешчән сәнгать коллектив чыгышы бизәде.

Җәмгыять Советы  әгъзасы Еграшкина Е.И. инициативасы буенча  2014 ел эш программасына Аксубай гаиләләренең аерылу cәбәпләрен тикшерү  кертелде.

Аларның иң беренчесе тәрбия роле хакында булса, икенчесе һөнәр сайлау турында булды.
Район мәчетләре имамнары  катнашкан сөйләшүгә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахинаның килүе дә  очраклы булмады.
- Татар авылларында мәетләрне таныклыксыз күмү әле дә дәвам итә, - диде Гөлшат Евлахина имамнарга мөрәҗәгать итеп. – Аеруча Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат микрорайоннары белән проблемалар бар.
Очрашу район дин әһелләренең киңәшмәсе белән дәвам итте.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
25 нче февральда, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, унбер яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. 

24  февраль. Баулы шәһәрендә яшәүче Шапошникова Мария Максим кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International