Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

27 нче февральда  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, сигез яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы  яшүсмерләрнең  ата-аналары да уртаклашты.  Яшьләр бүлеге РФ һәм ТР символлары турында видеоролик тәкъдим итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International