Зәй муниципаль районы Александр Бистәсе авыл җирлегендә бала тууны теркәү тантанасы

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Мәхәббәт, гаилә бу сүзләр үз эченә күпме бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрне ала. Балаларсыз тулы гаилә бәхетен күз алдына да китереп булмый. 2014 нче елның 26 февралендә Алесандр Бистәсе авыл җирлегендә “Гаиләгезнең дәвамчылары” дип аталган бала тууны теркәү тантанасы узды. Бәйрәмгә Чуприковлар гаиләсе уллары Василий туу уңаеннан чакырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Варганова Л.Г. бәхетле әти-әниләрне уллары туу белән котлап истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәмне үзешчән сәнгать коллектив чыгышы бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International