Бүген шәһәр Мәдәният сараенда район авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары, республика, район дин әһелләре катнашында узган сөйләшү берничә мәсьәләне үз эченә алган иде
2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Аларның иң беренчесе тәрбия роле хакында булса, икенчесе һөнәр сайлау турында булды.
Район мәчетләре имамнары катнашкан сөйләшүгә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахинаның килүе дә очраклы булмады.
- Татар авылларында мәетләрне таныклыксыз күмү әле дә дәвам итә, - диде Гөлшат Евлахина имамнарга мөрәҗәгать итеп. – Аеруча Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат микрорайоннары белән проблемалар бар.
Очрашу район дин әһелләренең киңәшмәсе белән дәвам итте.