14 яше тулган укучыларга мөһим документ - паспортны район башлыгы Александр Шадриков мәдәният йортында уздырылган бәйрәм тантанасында тапшырды. Яшь гражданнар өчен Ватанны саклаучылар көнендә паспорт алу аеруча дулкынландыргыч мизгел булды.