Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

25 нче февральда, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, унбер яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты.  14 яше тулган яшь егет-кызларны, Яшел Узән  район башкарма комитеты идарәсе урынбасары Р.Р. Джапаров, милиция майоры, УВД ветераны, элеккеге паспорт житәкчесе башлыгы - А.М.Хорошавин әлеге сөенечле вакыйга белән котлады. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС булеге житәкчесе урынбасары  М.Г.Камалова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International