ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга
     Тәтеш районы Үтәмеш авылы имамы Камалов Рамил гаиләсендә сигезенче бала булып Йосыф якты дөньяга аваз салды.
      XIX–XX  гасыр аралыгында Рәсәйдә күп балалалы  гаиләләр  гадәти хәлгә саналган. Ул вакытта гореф-гадәт буенча дин дә мондый гаиләләргә фатихасын биргән, әмма бүгенге көндә күпбалалы гаилә сирәк күренеш. Ләкин нәни Йосыфның әти-әнисен, ягъни Рамил һәм Алсуны  авырлыклар куркытмый, алар балаларын эшкә өйрәтеп, үзләрендә булган иң яхшы сыйфатларны ана сөте белән сеңдереп үстерәләр. Ә иң мөһиме күпбалалы гаиләләрдә олыларны һәм бер-береңне  хөрмәт итү төп  шарт булып тора.

    28 февраль көнне Ташкичү авыл советы Башкарма комитетында Бөек Ватан сугышы ветераны Юнусов Зия Кашап улын һәм аның тормыш иптәше Юнусова Халидә Мөхәмәтгәрәй кызын котладылар.

    Зия Кашап улы 2011елның Татарстан Республикасында иң зур яшьтәге кияү булган иде, ул елны аңа 87 яшь тулды, ә бүген ул 90- яшьлек гомерен бәйрәмен каршылый.

2014 елның 28 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә, масленица атналыгында, Авдеевлар Сергей Александр улы һәм Наталья Владимир кызының рус фольклоры элементлары белән үзенчәлекле никахлашу тантанасы үткәрелде. 

         Авдеевлар өйләнешү өчен нәкъ менә шул вакытны юкка гына сайламагандыр, чөнки масленица көннәре салкын кышны озату һәм  табигатьне уятучы, күңелләрне күтәрүче язны каршы алу белән бәйле.

         Яңа гаилә хөрмәтенә Әлмәт муниципаль районы Кичуй авыл җирлеге ансамбле дәртле һәм моңлы җырлар башкарды. 

2014 елның 28 февралендә Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Ирле – хатынлы Сергей Николай улы һәм Клавдия Александр кызы Бочкаревлар 1959 елның 28 февралендә Югары Ослан районының Печищи авыл Советында язылышканнар.

     Ирле – хатынлы Бочкаревларның исемнәре бергә узган тормышларының 55 еллыгына багышлап районның Хөрмәтле гражданнар китабына кертелде. Алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин күрсәтмәсе нигезендә районда авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарларын укыту оештырылды. Аның максаты – специалистларның квалификациясен күтәрү һәм халык алдында аларның дәрәҗәсен арттыру.

Курсларны район Башлыгы киңәшчесе Р.И.Кирамов һәм аппарат җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанов ачып җибәрделәр. Алар секретарьларны программа белән таныштырдылар. Уку кысаларында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Насифуллина “Гражданлык хәле актларын теркәгәндә РФ Гаилә кодексын һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” ФЗ куллану практикасы” темасы буенча чыгыш ясады. Шулай ук ул уку барышында ел агымында барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларында янгынга каршы һәм саклану системаларын булдыруны ассызыклады. 

Агафья Сидор кызы Суханова Түбән Кама районы Соболеково авылында туып үсә. Ул гомере буе сәламәтлек саклау олкәсендә тырыш хезмәт куя.
                Кызыл Чишмэ поселогында яшәүче, Агафья Суханованы котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Михайловна Тартмина һәм Кызыл Чишмә авыл җирлеге башлыгы Илдус Зэйнетдинов килделәр. Алар Агафья әбигэ Рәссәй Федерациясе президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

23 февраль – Ватанны саклаучылар  көнендә Баулы районы Поповка авылында яшәүче Халтобина Екатерина икенченче кызына - Варварага гомер бүләк итә. 24 февральда киләчәк ватан сакчылары дөньяга килде: Татар Томбарлысы авылында яшәүче Ришат һәм Гөлфиза Нуриевлар гаиләсендә икече бала булып Рәсил, Баулы шәһәрендә яшәүче Илдар һәи Зилә Китаповлар гаиләсендә икенче бала булып Рамазан туа.

Баулы  ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова бәхетле аналарга туу турында таныклык, яшь әти-әниләр өчен мәгълүмәт җыентыгы, чәчәк бәйләме тапшырды.Яшь әниләрне  балалары туу беләнөлкән акушер В.Б.Карипова котлады.

 


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Буа муниципаль районында 2014 елның 27-28 февралендә  Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе М.В.Черапанов катнашында Хәтер Маршы узды. 

Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру безнең шәһәребездә инде бик күркәм йолага әверелде. Бу үз чиратында халыкта патриотлык һәм үз туган җиреңә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тантанада Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгы Рягать Хусаинов, белем бирү идарәсе җитәкчесе Рафик Хамидуллин, ТР Лениногорск районының ФМС идарәсе  мөдире урынбасары Лилия Юнусова, Лениногорск шәһәре Советы депутаты Елена Ахмеджанова, яшьләр, спорт һәм туризм эше буенча идарә мөдире Ленар Шакиров, ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигалямова һәм инде 14 уку алдынгылары белән ата-аналары килгән иде.

“Шушу көннән башлап сез аерым хокук һәм йөкләмәләре булган, үз илегезнең тулы хокуклы гражданнары буласыз. Сез җәмгыятьнең яшәеше өчен җаваплы кешеләр булып саналасыз һәм шуның өчен дә безнең илебезнең киләчәге нәкъ менә сезнең кулларда”, - диде Рягать Галиагзамович. Ул яшьләргә “Россия гражданины” дигән югары исемне йөртергә лаеклы булырга, кулга бирелгән документны саклап тотарга өндәде.

ГХАТ бүлекчәсе белән  берлектә  Пенсия фонды ана капиталын тантаналы  итеп  тапшыруның  чираттагысын  үткәрде.

   Яңа  тапшырылган документ  ун гаилә өчен яхшы бүләк булып, аларның торак   мәсьәләрен генә  хәл итмичә, балаларга  белем  алуны  һәм киләчәктә әнисенең пенсия күләмен дә арттыруны  исәптә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International