Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гаиләдә сигезенче бала теркәлде

2014 елның 28 феврале, җомга
      Тәтеш районы Үтәмеш авылы имамы Камалов Рамил гаиләсендә сигезенче бала булып Йосыф якты дөньяга аваз салды.
      XIX–XX  гасыр аралыгында Рәсәйдә күп балалалы  гаиләләр  гадәти хәлгә саналган.  Ул вакытта   гореф-гадәт буенча дин дә мондый гаиләләргә фатихасын биргән, әмма бүгенге көндә күпбалалы гаилә сирәк күренеш.  Ләкин нәни Йосыфның әти-әнисен, ягъни Рамил һәм Алсуны  авырлыклар куркытмый, алар балаларын эшкә өйрәтеп, үзләрендә булган иң яхшы сыйфатларны ана сөте белән сеңдереп үстерәләр. Ә иң мөһиме күпбалалы гаиләләрдә олыларны һәм бер-береңне  хөрмәт итү төп  шарт булып тора.
      “Ничек җитешәсез?” дигән сорауга, бәхетле ата-ана  тыйнак кына елмаеп: “Төрле чак була, әмма без бик бәхетле“ дип җавап бирделәр.
      Балагыз туу белән чын күңелдән тәбрик итәбез, бәхетле һәм сәламәт булып үссеннәр.
      Районда ел башыннан 41 бала теркәлде, шуларның 14е күпбалалалы  гаиләләрдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International