23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Баулы районы Поповка авылында яшәүче Халтобина Екатерина икенченче кызына - Варварага гомер бүләк итә. 24 февральда киләчәк ватан сакчылары дөньяга килде: Татар Томбарлысы авылында яшәүче Ришат һәм Гөлфиза Нуриевлар гаиләсендә икече бала булып Рәсил, Баулы шәһәрендә яшәүче Илдар һәи Зилә Китаповлар гаиләсендә икенче бала булып Рамазан туа.
Баулы ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова бәхетле аналарга туу турында таныклык, яшь әти-әниләр өчен мәгълүмәт җыентыгы, чәчәк бәйләме тапшырды.Яшь әниләрне балалары туу беләнөлкән акушер В.Б.Карипова котлады.