Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә укуда һәм спротта актив катнашучы 14 яше тулган Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы уздырылды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру безнең шәһәребездә инде бик күркәм йолага әверелде. Бу үз чиратында халыкта патриотлык һәм үз туган җиреңә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тантанада Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгы Рягать Хусаинов, белем бирү идарәсе җитәкчесе Рафик Хамидуллин, ТР Лениногорск районының ФМС идарәсе  мөдире урынбасары Лилия Юнусова, Лениногорск шәһәре Советы депутаты Елена Ахмеджанова, яшьләр, спорт һәм туризм эше буенча идарә мөдире Ленар Шакиров, ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигалямова һәм инде 14 уку алдынгылары белән ата-аналары килгән иде.

“Шушу көннән башлап сез аерым хокук һәм йөкләмәләре булган, үз илегезнең тулы хокуклы гражданнары буласыз. Сез җәмгыятьнең яшәеше өчен җаваплы кешеләр булып саналасыз һәм шуның өчен дә безнең илебезнең киләчәге нәкъ менә сезнең кулларда”, - диде Рягать Галиагзамович. Ул яшьләргә “Россия гражданины” дигән югары исемне йөртергә лаеклы булырга, кулга бирелгән документны саклап тотарга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International