2014 елның 25 нче февраленда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшлекле киңәшмә узды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

      2014 елның 25 нче февраленда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшлекле киңәшмә узды.

      Көн үзәгендә каралган сораулар:

1. Туу һәм үлү турында теркәүләрнең белешмәсен Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәтенә сакланылган элемтә каналы аша җибәрү буенча сораулар.

2. Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасындагы электрон чират җиһазларын һәм эш урыннарын Казан шәһәренең Башкарма комитеты ГХАТ идарәсе гражданнарын кабул итү офисына күчерү.

3. Гражданлык хәле актларын теркәү сферасындагы электрон хезмәт күрсәтүләрне оптимальләштерү концепциясе турында.

4. Тест режимында кулланылышка “Татарстан Республикасы АИС ЗАГС” web-интерфейслы дәүләт мәгълүмати системасының яңа версиясен кертү. Әлеге версия дәүләт буенча гражданлык хәле актларын теркәү буенча өч дәрәҗәле (республика, шәһәр округы – муниципаль район, теркәүче орган) автоматлаштырылган үтәлешне тәэмин итә, шулай ук АИС ЗАГС ка төрле компьютер һәм ноутбуклардан тоташырга мөмкинлек бирә.

5. Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы интеграция модулен “Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклау” Бердәм дәүләт мәгълүмати системасы белән бергә кулланылышка кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International