Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
      «Пылай, любовь, в сердцах влюбленных солнцем»… Әлеге исем астында һөнәри “ЗАГС” журналында (2014 ел, 2нче сан), Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләренең эш тәҗрибәсе буларак, күләмле язма дөнья күрде. Ул  - Түбән Кама шәһәрендә инде ике ел рәттән үткәрелгән Туй сезонын ачылу тантанасы бәйрәменең сценарие. Моннан тыш, шул ук журналда без Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләрендә тырыш хезмәт куючы коллегаларыбыз белән Гражданлык хәле актларын теркәү хокукларына ия булган авыл җирлеге сәркатипләре арасында һөнәри осталык бәйгесе үткәрү идеясы белән дә уртаклаштык. Әлеге бәйге 2013 нче елның язында авыл җирлеге сәркатипләренең иҗади фикерләү сәләтен үстерү,   юридик белемнәрен системалаштыру максатыннан уздырылды. Әлеге публикацияләрдән кала, “ЗАГС” журналының 2013 нче елгы саннарында безнең башка язмаларыбыз да басылды. Түбән Кама ГХАТ идарәсенең гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән эше, татар халкының яратып укый торган “Сөембикә” журналында, күп кенә башка мәгълүмат чараларында  да чагылыш тапты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International