2014 елның 21 февраль көнендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районында 14 яше тулган 26 яшьүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамсунова Л.Я. истәлекле бүләкләр тапшырды.