Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гелметдинов Мәсгүт Хәләфетдин улы 90 яшьлек юбилеен билгәләп үтте. Мәсгүт Хәләфетдин улы күп еллар Хәнсвәр авылында малчылыкта эшләп лаеклы ялга киткән. Әлеге вакытта юбиляр 5 баласы, 11 оныгы һәм 7 оныкчыгының күңел җылысын, ярдәмен тоеп яши.
Мәсгүт Хәләфетдин улын Баулы муниципаль районы башлыгы А.Г.Хабибуллин тәбрикләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау хатын тапшырды.