24 нче февральдә Апас районы башкарма комитетының кече залында авыл җирлекләре секретарьлары белән эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Г.Т.Мәүлетова катнашты.Биредә гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен үтәү буенча Апас районы җирле үзидарә органнарының эше анализланды . Шулай ук субвенцияләрне дорес куллану, секретарьларның гражданлык хәле актларын теркәү буенча сораулар һәм тәкъдимнәр каралды.