ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды, Бердәм Россия партиясе белгечләре  2014 нче елның 6 мартында Хатын –кызлар көне уңаеннан ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 17 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар.
       6 март көнне Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8 Март алдыннан, 6 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, һәм районда Яңа 2014 елда беренче булып туган сабыйга - Тенкәш авылыннан Федотовлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
     2014 елның 5 мартында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге медицина иминиятләштерү фондының территорияль бүлеге хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә узды.
      Апас район Советының зур утырышлар залында 14 яше тулган 22 яшь апаслыга тәүге паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды. Бу матур, дәвамлы традиция районда узган елның август аенда гамәлгә керде, монысы – җиденчесе. 7 айда 275 яшь апаслы әнә шундый тантанага чакырылды.

Әлеге вакыйганың шаһитлары арасында район кунаклары, авыл халкы, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бар иде. Паспортларны тантаналы төстә тапшыруны район башлыгы Айдар Фаслахович Салахов бик теләп үзе башкарды.. Паспортлы булу киң мөмкинлекләр белән бергә гаҗәеп зур җаваплылык та икәнлеген искәртеп, районыбыз башлыгы 8 укучыга Россия Федерацисе гражданины паспортын тапшырды. Аңа кадәр Югары Тәкермән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре А.А.Шарипова паспорт тарихы турында сөйләде, укучыларга матур теләкләр теләп, зур өметләр баглады. Тантана ахырында авыл җирлеге башлыгы Мухамадеев И.И. паспорт ияләренә бүләкләр тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде.


4
март, 2014 ел
сишәмбе
     “Казан” гаилә үзәгендә халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8 март алдыннан, 7 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
     Тантанада барлык ата-аналарга балаларының исемнәренә аңлатма бирделәр. 
      2014 елның 4 мартында “Казан” гаилә үзәгендә беренче тапкыр тантаналы рәвештә яшьүсмерләргә паспортлар тапшырылды. Шушы бәйрәм паспортның ничаклы иһтимал булуын аңлата, яшьүсмерләрдә туган җиренә карата горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияли.
    4 нче мартта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстан Республикасы АИС ЗАГС үсешенә кагылышлы сораулар буенча эшлекле киңәшмә узды.
     Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Б.Т. Хафизов катнашты.
      2014 елның 4 - 14 нче март аралыгында  Казан (Идел буе) федераль  университет җирлегендә дәүләт буенча гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырылды.
       Программма дәресләре 72 сәгатькә исәпләнгән, федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләрне күздә тота, һәм гражданнар, граждан-процессуаль, гаилә законнары буенча белемнәрне яңартуга һәм системалаштыруга, идарә итү психологиясе сорауларын, рәсми язышу алып бару кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлгән.
Язның иң беренче бәйрәме алдыннан Покровский Урустамак авылында туйлар гөрләде. Безеновлар гаиләсендә берьюлы ике туй бәйрәме үтте. Виталий һәм Мария яңа гаилә корып әти-әниләренең “көмеш” туйларына зур бүләк ясадылар.  Александр Васильевич һәм Елена Михайловна  балалары да алардан үрнәк алып бәхетле, тату гаилә корырлар дип ышаналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International