Зәй муниципаль районында тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификаты тапшшырдылар

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
      Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды, Бердәм Россия партиясе белгечләре  2014 нче елның 6 мартында Хатын –кызлар көне уңаеннан ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 17 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, балаларын чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.
 
Котлыйбыз сезне – бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш,
Авыр чакта булсын юаныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International