ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 4 мартында Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә авыл җирлекләре башлыклары, сайлау комиссиясе председательләре һәм секретарьләре өчен Мөслим районында гражданнардан үзара салым җыюны оештыру турында референдум үткәрү буенча семинар булып үтте.

Төп сорауны караганнан соң, авыл җирлекләре башлыклары, район прокуроры, өлкән юстиция советнигы Ф.А.Сәлимов, РФ ЭЭМ Мөслим районы буенча бүлеге җитәкчесе Н.А.Бадретдинов, Мөслим районы Суд приставлары бүлеге җитәкчесе А.Р.Галиев, 11нче номерлы районара салым инспекциясе җитәкчесе Ф.Н.Мингалеев, Мөслим районы җир һәм милек Палатасы председателе М.Х.Насиров катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларга дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең төрле бүлек вәкилләреннән тулы җавап алдылар.

     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет составына кертеләчәк үзгәрешләр турында хәбәр итә.
     Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет даими гамәлдәге киңәшү органы. Әлеге орган Росссия Федерациясе, Татарстан Республикасы, чит ил гражданнарының, гражданлыксыз шәхесләрнең, гражданлык җәмәгать институтларының һәм гражданлык актларын теркәү өлкәсендә эшләүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең мәнфәгатьләрен үтәү максаты белән төзелә.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны югары дәрәҗәдә уздыруны төп максат итеп алып, Алабугада булачак сайлауларга багышланган уку-укыту семинарлары алып барыла. 3 мартта уздырылган чираттагы семинарда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләредә актив катнашты.

3 мартта Баулы районы Поповка һәм Алексеевка авылларында Май чабу  бәйрәме узды. Авыл халкы бу бәйрәмнең тарихы белән танышты. Май чабу – кышны озату һәм язны каршылау ул.Кызарып пешкән беленнәр кояш символы булып тора. Шуңа күрә  бәйрәмгә җыелган халыкны  белен белән сыйладылар, бар яктан күңелле җырлар яңграп торды, бәйрәм уеннар, биюләр белән дәвам итте.

      2014 елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл советы белгечләре белән җыелыш үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыхова Л.Р. гражданлык хәле актларын теркәгәндә килеп чыга торган  хаталар турында сөйләде, аларны булдырмау  өчен киңәшләрен бирде һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” федераль законга кертелгән үзгәрешләргә басым ясады.
      Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлеге,  Әлки районы УФМС идарәсе белән берлектә 2014 елның 3 март көнендә тантаналы төстә 17 яшьүсмергә паспортлар тапшырды. Бу тантанада аларның әти-әниләре дә катнашты.
      2014 елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәрендә “Кунакчыл кәләш”  конкурсы узды. Бу конкурс “Бриллиант кәләш” Ботенроссия фестивале республика туры кысаларында ел саен уздырыла. Конкурста Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Азнакай шәһәрләреннән 8 кыз катнашты.

Мөслим районы Мәлләтамак авылы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Галимова Гөлфәридә Мөбәракша кызы 2014 елның 3 мартында үзенең 100 яшен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә Мөслим муниципаль район Башлыгы Р.Х.Муллин, авыл җирлеге Башлыгы А.Н.Шайгарданов һәм район делегациясе вәкилләре килгән иде.

Гөлфәридә әбигә РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Президенты Р.Н.Миннихановның исемле котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Барысы да юбилярны котлап, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек теләде.

      2014 елның 1 мартында ирле-хатынлы Сычевлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Күптәнге гадәт буенча Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән юбилярларга “Совет да любовь” исемле истәлек медальләре тапшырылды.

2
март, 2014 ел
якшәмбе
      Азнакай шәһәрендә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. Чаңгы базасында шәһәр һәм район предприятие, оешма, учреждение командалары арасында зарница һәм чаңгы  ярышлары үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International