3 мартта Баулы районы Поповка һәм Алексеевка авылларында Май чабу бәйрәме узды. Авыл халкы бу бәйрәмнең тарихы белән танышты. Май чабу – кышны озату һәм язны каршылау ул.Кызарып пешкән беленнәр кояш символы булып тора. Шуңа күрә бәйрәмгә җыелган халыкны белен белән сыйладылар, бар яктан күңелле җырлар яңграп торды, бәйрәм уеннар, биюләр белән дәвам итте.