Иҗтимагый совет составына үзгәрешләр кертү турында белдерү

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет составына кертеләчәк үзгәрешләр турында хәбәр итә.
    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет даими гамәлдәге киңәшү органы. Әлеге орган Росссия Федерациясе, Татарстан Республикасы, чит ил гражданнарының, гражданлыксыз шәхесләрнең, гражданлык җәмәгать институтларының һәм гражданлык актларын теркәү өлкәсендә эшләүче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең мәнфәгатьләрен үтәү максаты белән төзелә.
      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советы шәхесләрнең ирекле рәвештә катнашуы нигезендә формалаша.
      Иҗтимагый советка 18 яшьне тутырган Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнар, иҗтимагый юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларның вәкилләре керә ала. Шул ук вакытта шәхесләрнең профессиональ сыйфатлары, тиешле белеме һәм әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе исәпкә алына.
    Иҗтимагый совет составына Россия Федерациясе, дәүләт вазифаларын үтәүче, Федераль дәүләт гражданлык хезмәте, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте, муниципаль хезмәте, җирле үзидарә органнарына сайланучы вазифаларны үтәүче һ.б. шәхесләр керә алмыйлар.
      Кандидатлардан Иҗтимагый совет составына керү өчен информация анкета рәвешендә кабул ителә.
      Тутырылган анкетаны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенә 2014 елның 12 нче мартына хәтле электрон почта аша: zags@tatar.ru яисә башка төр элемтә аша: Казан шәһәре, Әхтәмов ур., 14 җибәрергә мөмкин. Анкеталар көн саен (эш көннәрендә) 9:00 – 18:00 (12:00 – 12:45 - тәнәфес) вакыт аралыгында кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (843) 293-14-89, 293-96-98,  факс (843) 293-14-89.
      Иҗтимагый совет  эшчәнлеге турында тулырак информация Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең официаль сайтында урнашкан (www.zags.tatar.ru).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет составына керү өчен анкета
Фото
 
 
Фамилия, исем, атасының исеме
Вазифа
E-mail
Элемтә өчен телефон
Туу датасы
Гражданлык
Яшәү урыны
Белем (төп һәм өстәмә):
Уку йорты исеме һәм аның урнашу урыны
Белем алу периоды
Факультет, специальность (юнәлеш), квалификация
Эшчәнлек (соңгы эш урынын күрсәтегез):
Оешманың тулы исеме, элемтә өчен информация
Оешманың эшләү өлкәсе
Вазифа
Иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегендә катнашу тәҗрибәсе:
Өстәмә информация:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International