Арча муниципаль районында эшлекле семинар-киңәшмә узды

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
      2014 елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл советы белгечләре белән җыелыш үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фатыхова Л.Р. гражданлык хәле актларын теркәгәндә килеп чыга торган  хаталар турында сөйләде, аларны булдырмау  өчен киңәшләрен бирде һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” федераль законга кертелгән үзгәрешләргә басым ясады. Авыл җирлекләрендә үлемне вакытында теркәүгә, үлү турындагы таныклыктан башка җирләмәүне кабат ассызыклап үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International