2014 елның 4 мартында Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә авыл җирлекләре башлыклары, сайлау комиссиясе председательләре һәм секретарьләре өчен Мөслим районында гражданнардан үзара салым җыюны оештыру турында референдум үткәрү буенча семинар булып үтте.
Төп сорауны караганнан соң, авыл җирлекләре башлыклары, район прокуроры, өлкән юстиция советнигы Ф.А.Сәлимов, РФ ЭЭМ Мөслим районы буенча бүлеге җитәкчесе Н.А.Бадретдинов, Мөслим районы Суд приставлары бүлеге җитәкчесе А.Р.Галиев, 11нче номерлы районара салым инспекциясе җитәкчесе Ф.Н.Мингалеев, Мөслим районы җир һәм милек Палатасы председателе М.Х.Насиров катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
Авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларга дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең төрле бүлек вәкилләреннән тулы җавап алдылар.