2014 елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәрендә “Кунакчыл кәләш”конкурсы узды. Бу конкурс “Бриллиант кәләш” Ботенроссия фестивале республика туры кысаларында ел саен уздырыла. Конкурста Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Азнакай шәһәрләреннән 8 кыз катнашты.
Ике конкурсант кыз: Галеева Элиза һәм Шәйдуллина Гүзәл, жюридан иң кыйммәтле приз – берешәр балл алдылар. Фестивальнең республика финалы апрель аенда, бөтенроссия финалы майда узачак.