Буада Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
      6 март көнне Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8 Март алдыннан, 6 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде, һәм районда Яңа 2014 елда беренче булып туган сабыйга - Тенкәш авылыннан Федотовлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г. Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова барлык әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук тантанада ОАО“Ак-Барс Банкы”ның Буа районы филиалы җитәкчесе Л.В. Ильина  катнашты һәм әниләрне котлап чәчәкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International