«Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курслары

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      2014 елның 4 - 14 нче март аралыгында  Казан (Идел буе) федераль  университет җирлегендә дәүләт буенча гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырылды.
      Программма дәресләре 72 сәгатькә исәпләнгән, федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләрне күздә тота, һәм гражданнар, граждан-процессуаль, гаилә законнары буенча белемнәрне яңартуга һәм системалаштыруга, идарә итү психологиясе сорауларын, рәсми язышу алып бару кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлгән.
      Практикалаучы юристлар, галимнәр, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль органнары белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ идарәсе федераль һәм республика законнарын куллану өлкәсендә килеп чыккан бәхәсле сорауларны чишү тәҗрибәсе булган хезмәткәрләре дәресләрне алып баруга җәлеп ителде.
      Гореф-гадәтләр һәм йолаларны үтәү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан өйрәтү курсларына йөрүчеләрне Казан шәһәре ГХАТ органнары эшчәнлеген оештыру белән таныштыру башкарыла. Шулай ук тантаналы чараларны (өйләнешү, исем кушу, “көмеш” һәм “алтын” юбилярларны тантаналау һ.б.) үткәрү белән таныштырулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International