Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшлекле киңәшмә
2014 елның 4 марты, сишәмбе
4 нче мартта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстан Республикасы АИС ЗАГС үсешенә кагылышлы сораулар буенча эшлекле киңәшмә узды.
Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Б.Т. Хафизов катнашты.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1.ИС ЕГИСЭЗ РТ һәм Татарстан Республикасы АИС ЗАГСинтеграция модульләрен гражданлык хәлен теркәү актларында туу һәм үлү турында медицина таныклыкларының белешмәләрен җибәрү өчен сынап карау турында.
2.Татарстан Республикасы буенча суд приставларының Федераль хезмәт идарәсе һәм Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының башкарма комитеты ГХАТ органнары арасында СМЭВ модулен кулланып электрон рәвештә ведомстволар арасында үзара бәйләнеш оештыру турында.
3.Дәүләт буенча гражданлык хәле актларын теркәү буенча белешмәләрне Федераль Закон тарафыннан каралган очракларда башка организацияләргә һәм шәхесләргә тапшыру максатыннан белешмәләрне чыгару ысулын гамәлгә ашыручы универсаль модуль эшләү турында.