ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга

Бәйрәмнең рәсми өлешен бүлек җитәкчесе Л.М.Григорьева башлап җибәрде. ЗАГС хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлаганнан соң, ул аларга Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе, Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Э.А.Зарипова исеменнән Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәм хезмәткәрләрнең үзләре әзерләгән бәйгеләре, тамашалары белән дәвам итте.

      8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Лаеш районының ГХАТ бүлегендә ике игезәк Максим белән Ольганың туулары теркәлде. Балаларның әнисенә туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бу көн әнисе күңелендә гомерлеккә истәлекле һәм онытылмас хатирә булып калыр.
2014 елның 7 мартында Әтнә муниципаль районында “Йолдызлык” конкурсының гала-концерты булып узды. Конкурста Әтнә муниципаль районының барлык белем бирү мәктәпләренең укучылары катнашты. Беренче һәм икенче урынга ия булучылар “Йолдызлык” конкурсының зона ярышларында катнашачаклар.

Язгы бәйрәм алды 7 март көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никах теркәү тантанасына килгән гүзәл затларны көтелмәгән сюрприз белән каршы алдылар. Никахлашу тантанасы ахырында ГХАТ идарәсе белгечләре залдагы иң гүзәл зат - кәләшне нәфис чәчәкләр белән тиңләп, аңа ләләләрдән торган букет белән берлектә иң җылы теләкләрен җиткерде.Йөзләре бәхет-шатлыктан балкыган кәләшләр исә, рәхмәт сүзләрен кызганмадылар. Аларның әниләре, апа-әбиләре, гомумән тантанага килгән барлык хатын-кызлар да назлы, җылы сүз-теләкләрдән уңай тәэсирләр алып, елмаюларын безгә бүләк итеп киттеләр.

       2014 елның 5 мартында Буа муниципаль районы делегация составында ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” бәйрәм чарасында Мөкерле авыл җирлеге сәркәтибе Татьяна Николай кызы Орлова да катнашты. 
      Якынлашып килуче 8 март алдыннан, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне 16 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында 2014 елның 6 мартында Хәмидуллиннар гаиләсенең уртак тормышларының Алтын юбилее уздырылды. Алтын туй – барлык гаилә бәйрәмнәренең иң олысы, иң мөһиме. Котбетдин улы Рафаил белән Сабирҗан кызы Венера Хәмидуллиннар иңгә-иң куеп, кулга-кул тотышып, 50 ел бер сукмактан уздылар. Аларны иң якын кешеләре – балалары һәм оныклары чын күңелдән кайнар котладылар.
      Һәрвакыттагыча, ана капиталына сертификат тапшыру тантаналы төстә, 2014 елның 6 нчы мартында Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  узды. Бәхетле 16 әнигә сертификатны исполком башлыгы ярдәмчесе Смирнова Алена Петровна тапшырды.

Татарстан Республикасы Икътисад, Мәгълүмат һәм элемтә министырлыклары оештырган әлеге укуларда 50 дән артык җитәкчелек органнары һәм Татарстанның 7 муниципаль районында эшләүче Күпфункцияле үзәкләрнең белгечләре катнашты (Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама муниципаль районнары).Укулар барышында Мәгълүмат һәм элемтә министырлыгы белгечләре АИС МФЦ системасының функцияләрен, әлеге система белән гариза кабул итүнең уңайлы якларын күрсәттеләр.

Май чабу йоласының төп атрибуты булган зур коймаклар белән каршы алдылар 1 март көнне никахлашырга килүче парларны Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре.Якты язгы кояшны хәтерләткән җылы түгәрәк коймаклар,хуш исләре белән ымсындырып торучы бал, авызда эреп торучы каймак белән бу көнне 16 пар кияү белән кәләш тәмләп чәй эчте. Әйтергә кирәк, аларның барысы өчен дә мондый каршы алу көтелмәгән булса да, күңелләрендә рәхмәт хисләре уятып, аларны тагын да канатландырып, дәртләндереп җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International