Ирле – хатынлы Деманов Евгений Артемий улы һәм Вера Яким кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 7 мартында корып җибәргәннәр. Демановларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Демановларның исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2014 елның 7 мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында гаилә тормышының Алтын юбилярлары ирле – хатынлы Василий Сергей улы һәм Галина Михаил кызы Бакановларны котлау буенча тантаналы чара узды.
Алтын туйга кадәр бергә яшәү роле сайлаулы кешеләргә генә төшә һәм тормыш бу рольгә юкка гына безнең юбилярларны сайламагандыр. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар, бүген аларга яратулары белән җавап биргән яхшы балалар тәрбияләгәннәр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Бакановларның исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар һәм балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы, хезмәттәшләре, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде. Бәхетле юбилярлар алдында Макыл урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.
Кышның беренче салкын көннәреннән соң җылы язлар тәэсире көчле булдымы, язның беренче көнен Алабуга шаулап, гөрләп башлап җибәрде. Бу көнне ЗАГС бүлегендә 12 пар өйләнеште. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны өйләнешүләре һәм язның беренче көне белән дә котладылар.