Ирле – хатынлы Деманов Евгений Артемий улы һәм Вера Яким кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 7 мартында корып җибәргәннәр. Демановларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Демановларның исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.