Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авыл җирлегендә Гаилә бәйрәме булып узды

2014 елның 7 марты, җомга
      2014 елнын 6 март көнендә, Түбән Кама муниципаль районының Сухарево авыл җирлегендә, 8 март бәйрәме уңаеннан күңелле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм барышында Туктаровлар гаиләсе үзләренең беренче тормыш елында ирешкән казанышлар белән уртаклашты, моннан тыш яңа туган сабыйларга исем кушу тантанасы булып узды. Кечкенә кызга Арина, ә булачак ил сакчысына Максим исемнәре куелды. Аерым хөрмәткә Сухарево авыл җирлегенең элеккеге сәркатибе Лидия Матвеева лаек булды. Аны 75 яшьлек юбилее белән котлап, исәнлек-саулык теләделәр. Лидия Матвеева әлеге өлкәдә 30 елдан артык армый-талмый хезмәт куйган, алты йөздән артык сабыйның тууын теркәп, туу турында таныклык тапшырган. Әниләрнең рус һәм татар телендә бишек җырларын җырлаулары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International