ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2014 ел
шимбә
      8 нче март Халыкара хатын – кызлар бәйрәме алдыннан, туганнары һәм дуслары инициативасы белән Минкиннар гаиләсен, нәкъ 25 ел элек имзалары белән семья союзын беркеткән урынга, ЗАГС бүлегенә чакырдылар.
      25 ел бергәләп яшәүнең символы булып көмеш, ягъни кыйммәтле металл тора. 25 ел бергәләп тормыш юлыннан атлау, шулай ук ниндидер дәрәҗәдә кыйммәтле әйбер булып тора. Алар 25 ел эчендә үзләренең мәхәббәтләрен генә саклап калмыйлар, ә күп кенә тормыш авырлыкларын да читләтеп үтәләр, димәк, алар әлеге символга, ягъни көмеш балдакларга лаеклылар. Нәкъ менә әлеге гореф-гадәт,  Мәрьям белән Мәүлитнең  матур көмеш балдакларны алмашулары, дулкынландыргыч момент булып торды.

      Юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм үз бүләген тапшырыга район башлыгы Альберт  Ильгизәр улы Рәхмәтуллин һәм Ябалак авыл җирлеге баш­лыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килде. Ялгызы гына яшәүче әби Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә татыгын, Җиңүне Берлинда каршы алган.

      2014 елның 8 мартында Кукмара районының Урта Комар авылы мәдәният йортында «алтын» юбилярларны тантаналау үтте. Иң әйбәт гаиләләр арасында: Никитиннар Александр Никита улы һәм Екатерина Николай кызы, Павловлар Илья Григорий улы һәм Римма Яков кызы, Яковлевлар Всеволод Александр улы һәм Зинаида Ислан кызы, Хайбуллиннар Ислан Шамей улы һәм Ольга Файзулла кызы, Васильевлар Михаил Федор улы һәм Гильдызым Шахта кызы. Юбилярларны Кукмара муниципаль районының  Урта Комар авыл җирлеге башлыгы котлады, буләкләр тапшырды.

Бу кичәдә районыбызның үрнәк, хөрмәткә лаеклы Әхмәт һәм Рәшидә Мөхәммәтшиннар, Равил             һәм Фәния Хәбибуллиннар, Сонгатулла һәм Хаҗәр Хәмидуллиннар, Тәлгат һәм Дамира Вәлиуллиннар гаиләләрен хөрмәтләп уздылар.Тормыш авырлыкларына карамастан, алар бүгенге көнгә кадәр гаилә учагын сүндермичә яшәп киләләр. Балаларыда алардан үрнәк алып, матур гаиләләр корып яшиләр. Бу кичә матур җырлар, җылы теләкләр белән үрелеп барды.

      8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре адресына күп кенә җылы теләкләр, назлы сүзләр юлланган иде. Ләкин араларында күңелләргә иң хуш килгәне, ирексездән күз яшьләре атылып чыгуга сәбәпче булганы - Түбән Камада урнашкан "Салават күпере" балалар йортында тәрбияләнүче малай һәм кызларның үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары һәм матур теләкләре булды. Әлеге йортта тәрбияләнүче сабыйлар белән ГХАТ идарәсе белгечләрен күптәнге дуслык җепләре бәйләп тора. Никахлашу йортының тантаналар залында да балалар еш кына кунак булып, төрле чараларда катнашып уңай эмоцияләр алып китәргә ярата. Алга таба да әлеге оешма белән элемтәләребез ныгып, сабыйлар белән аралашып торырбыз, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез дип аларга үзебезнең рәхмәтебезне җиткердек.
      2014 елның 7 мартында ТР Менделеевск муниципаль районы Татар Чаллысы җирлегендә гаиләдә үзара мөнәсәбәт һәм балаларның гаилә кыйммәтләре турында фикеренә багышланган “Гаилә йөрәге” исемле чара узды.

      8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы  Кече Кайбыч  мәдәният йортында тантаналы төстә көмеш туйларын билгеләп үткән гаилә парлары - Зиннуровлар, Гайнуллиннар, Нуруллиннарны котладылар. Кичәдә юбилярларны балалары, оныклары, якын туганнары тәбрикләде, үзешчән башкаручылар алар яраткан җырларны башкардылар.

Кичә  3 буын хатын-кызлары: яшьләр, урта һәм өлкән буын хатын-кызларының очрашуы, ярышуы, узара аралашуы рәвешендә оештырылды.  Кичәдә катнашучы гүзәл затлар үзләренең уңган-булганлыкларын   зур дәрәҗәдә күрсәттеләр. Милли һәм гаилә традицияләрен  саклау -   “Кич утыру” фольклор композицияләрендә чагыла. Бәйрәмдә хатын-кызларны чәчәк –бүләкләргә күмде.

      Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды: шәһәр халкы алдында беренче тапкыр иҗат отчеты белән район, шәһәр башкарма комитетлары, район Советы хезмәткәрләре, башка муниципаль хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.
      Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Күпләр әлеге гадәти булмаган концертка керә алмады. Гадәти булмаган дим, чөнки бу көнне сәхнәгә без рәсми шартларда гына күрергә күнеккән кешеләр чыкты. 
      Хатын-кыз ул, беренче чиратта, җиргә гомер дәвам итү өчен яратылган. Бәйрәм тантанасында әле күптән түгел шушы бәхетле мизгелләрне кичергән хатын-кызлар - яшь  Әниләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International